2016нчы елның 12нче декабре - бөтенроссия гражданнар кабул итү көне

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

2016нчы елның 12нче декабрендә 12.00дән алып 20.00гә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарында  бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кабул итү түбәндәге адреслар буенча башкарыла: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йорт, Дзержинский урамы, 3нче йорт, Ямашев урамы, 36нчы йорт.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә була:

1) мәктәпкәчә белем бирү;

2) гомуми белем бирү;

3) балаларга өстәмә белем бирү;

4) ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балаларга белем бирү;

5) сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем бирү;

6)  башлангыч, урта, Татарстан Республикасы карамагындагы оешмалар тарафыннан күрсәтелүче югары һөнәри белем бирү;

7) өстәмә һөнәри белем бирү

8) Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең педагогик аттестациясе;

9)  мәгариф өлкәсендәге Россия Федерациясе законнарының үтәлешен күзәтү;

10) укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү;

11) опека һәм  попечительство буенча эшчәнлек оештыру;

12) мәгариф оешмаларына дәүләт  аккредитациясе үткәрү;

13) Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына беркетелгән эшчәнлекне лицензияләштерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International