Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары бушлай консультацияләр үткәрделәр

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

6нчы декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне кысаларында I, II и III группа инвалидларга, бала яшендәге инвалидларга һәм аларның вәкилләренә бушлай юридик консультация күрсәтү буенча чара уздырылды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре атап үтелгән чарада юридик ярдәм күрсәтүдә катнаштылар. Чара Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Восхождение» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә үткәрелде. Юристлар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына льготалы чиратлар, мәгариф өлкәсендә инвалидларның хокукы, инвалид балаларга һөнәри белем йортларына укырга кергәндә тәкъдим ителүче льготалар, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, бердәм дәүләт имтиханын тапшыру үзенчәлекләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылучы бушлай юридик ярдәм күрсәтү чараларында актив катнашалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International