Татарстанда 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бүген йомгаклау иншаларын яза. Инша өчен уңай билге алу БДИ-2017гә керегә хокук бирә. Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, Россия буена иншаларны 625 меңнән артык укучы язачак (Татарстанда -- 15005 кеше), шул исәптән 621 мең катнашучы - бу елгы чыгарылыш сыйныф укучылары (ТР буенча - 14995 кеше), ә 14,5 меңгә якын кеше йомгаклау изложениесын язачак (ТР буенча - 392 кеше).
Укучылар карамагында дүрт сәгать. Инша нәтиҗәләрен укучылар 21нче декабьдән дә соңармыйча беләчәкләр. Эшләрне тикшергәндә мөгаллимнәр орфографик һәм лексик хаталар санын гына түгел, ә укучының үз фикерен дөрес итеп язу һәм дәлилли алуын да исәпкә алачаклар.
Белешмә өчен. Бу елны иншаларны түбәндәге юнәлештәге темалар буенча язалар: "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык". Темаларның төгел атамасы "БДИ порталы"нда инша язарга 15 минут кала басылачак. Иншага уңай яисә тискәре билге куела. Тискәре билге алучылар иншаларын 1нче февральдә һәм 3нче майда кабат яза алачаклар.