БДИ-2016 артыннан онлайн күзәтүчеләр Рособрнадзорның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев БДИ-да уңышлы эшләгән онлайн-күзәтүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Рособрнадзорның рәхмәт хатларын тапшырды.

Анзор Музаев 2016нчы ел имтихан кампаниясенең ачык үтүен искәртте. Монда онлайн-күзәтүчеләрнең зур өлеш кертүен ассызыклады. Рособрнадзор 2017нче елда да эш шулай ук актив барыр дип өметләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2014нче елдан бирле Рособрнадзор имтихан үткәрү системасын камилләштерә. Имтиханның аерылгысыз өлеше - онлайн-күзәтү. 

Моннан тыш, мониторинг системасы үз эченә федераль экспертлар һәм иҗтимагый күзәтүчеләрнең Россиянең барлык субъектларына да чыгуын үз эченә ала.

2016нчы елда иҗтимагый күзәтүчеләр институты көчләндерелде. Экспертлар саны 60 меңгә якынлашты. 

Төбәкләрдә имтиханнар үткәрүнең объективлыгын 160 федераль эксперт тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International