Казанда "Мәгариф" проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрне 220 сәләтле бала - "Мәгариф" проекты җиңүчеләре алды. Бүләкләү Татарстан башкаласында узды. Бүләкләнүчеләр арасында - халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара олимпиада һәм бәйгеләредә җиңү яулаган мәктәп укучылары һәм студентлар. Күпчелек укучылар фәнни-техник иҗат һәм уку эшчәнлеге номинацияләрендә җиңү яулаган. Шулай ук социаль яктан әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, һөнәри осталык, сәнгати иҗат һәм һәвәскәр спорт номинацияләре дә бар иде.

"Монда 148 республика һәм төбәкара олимпиада җиңүчеләре утыра. Безнең өчен бу зур җиңү, Россия регионнары арасында без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып өченче урында барабыз. Бу сезнең укытучыларыгыз һәм ата-аналарыгызның да казанышы",- диде Татарстан Республикасы Премьер-министры-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Исегезгә төшерәбез, сәләтле яшьләрне бүләкләү тантанасы 2006нчы елның декабреннән бирле үткәрелә. Халыкара һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре федераль бюджеттан 60 мең сум (2760,0 мең сум гомуми суммага 46 кеше), ә бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре 30 мең сум (5340,0 мең сум гомуми суммага 178 кеше) белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International