Арчада "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим 2016" Республика рус телле тәрбиячеләр бәйгесе финалы старт алды

2016 елның 9 декабре, җомга

"Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим 2016" III Республика рус телле тәрбиячеләр бәйгесе финалы 9нчы декабрьдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә старт алды.

Бәйге өченче тапкыр уздырыла һәм ике турдан мәслихәт. Беренче этапта 61 тәрбияче катнашты. Жюри  алар арасыннан 17 финалист сайлап алды. Хәзер алар Арчада "Мин - шәхес" темасына визит карточкасын тәкъдим итәргә тиешләр. Моннан тыш, «Переведи! Татарча өйрәнәбез» викторинасында катнашлар, "Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм" темасына презентация күрсәтәләр һәм "Ирекле микрофон"да чыгыш ясыйлар.

Финалда Биектау, Югары Ослан, Тәтеш, Яңа Чишмә, Арча, Бөгелмә, Буа, Чистай, Лаеш, Түбән Кама, Зәй һәм Баулы районнарыннан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән тәрбиячеләр катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International