8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр бөтен республика көллият һәм техникум студентлары "урта звено активистлары" өчен исәпләнгән уку-иҗади сменада катнашалар. "Костер" республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә узучы сменада катнашучылар терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча лекцияләр тыңлап үтәчәкләр. Кунаклар арасында Татарстан Республикасының Терроризмга каршы комиссия, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "ЮНАРМИЯ" хәрәкәте вәкилләре булды.
Һөнәри белем бирүче оешмалар белән эшләү планы буенча 2015-2016нчы уку елында студенлар советы рәисләре өчен сменалар уздырылды. 2016нчы елның декабрендә узучы алан һәр студент советы эшчәнлеге кысаларында зур юнәлеш җитәкчеләре белән хезмәттәшлекне күздә тота.
Белешмә өчен. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы һәм татарстан Республикасы студентлар лигасы.