Президент Владимир Путин 9нчы декабрьдә ЕuroSkills ярышларында беренче урын алган Россия һөнәри осталык буенча җыелма командасы белән очрашачак.
Составында биш Татарстан студенты да булган Россия җыелма командасы Гетеборгта 1-3нче декабрьдә узган Euroskills 2016 Европа эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулады. Россия катнашучылары ике алтын, ике көмеш (безнең Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов алдылар), бер бронза һәм 11 мактаулы бүләккә лаек булдылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия командасы составына биш татарстанлы кергән иде. Чемпионатта Казан медицина көллияте студенты Александра Крайнова ("Медицина сервисы" компетенциясе) һәм халыкара сервис көллияте студенты Ксения Петухова ("Отель белән идарә итү" юнәлеше) катнаштылар.
Барлыгы Гетеборгта илебезнең 18 төбәгеннән 43 яшь белгеч көч сынашты.
EuroSkills - Европада һөнәри осталык буенча 25 яшькә кадәргеләр арасында уздырылучы иң зур ярыш. 2008нче елда башлап ул ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe-та катнашучы илләрнең берсендә үткәрелә. EuroSkills чемпионаты Европада һөнәри белем бирүне үстерүгә һәм күп һөнәрләр өлкәсендә һөнәри осталыкнын үсүенә ярдәм итә.