ПҮФИ 11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырды

2016 елның 9 декабре, җомга

 Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) биология, география, тарих, химия һәм физика буенча  11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырды. 11нче сыйныфларда чыгарылыш тикшерү эшләре (ЧТЭ) укучыларның уку хәзерлеген бәяләү максатыннан уздырыла.

11нчы сыйныфлар өчен ЧТЭ эчтәлеге һәм биремнәренең дәрәҗәсе шуны истә тотып төзелгән: тикшерү эшләрен бу предметтан БДИ бирмүче укучылар язачак. Шуның өчен ЧТЭ гомуми белем бирү программасы өчен әһәмиятле һәм мөһим элементлар кертелгән.

Өстенлек ирекле җавап таләп итүче - сан, сүз, сүзтезмә, ачык җавап (бер-берсе белән бәйле берничә җөмләдән торган җавап) -  сорауларга бирелә.

ЧТЭ башкарганда белешмә материаллары кулланырга рөхсәт ителә. Мәсәлән, географиядән атлас, физика һәм хмиядән белешмә өчен таблицалар. Биремнәрне чишү вакыты - 90 минут.

ЧТЭ нәтиҗәләре еллык билгеләрне чыгарганда һәм аттестат өчен кулланылмаячак. Мәктәпләрнең ЧТЭ катнашуы мәҗбүри түгел, һәр белем бирүче оешма катнашуны үзе хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International