Бу көннәрдә Татарстанның көллият һәм техникумнарында WorldSkills 2017 "Яшь профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этаплары уза. "Эшмәкәрлек" юнәлеше буенча ярышлар 1нче декабрьдә Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә үткәрелде.
Бәйгедә Норлат аграр техникумы, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һ.б. студентлар катнашты.
Беренче тапкыр WorldSkills хәрәкәтенә "Эшмәкәрлек" компетенциясендә югары белем бирү оешмалары - Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү-технология университеты, Казан милли тикшеренү-технология университеты-Казан авиация институты, В.Г. Тимирясов исемендәге казан инновацияләр институты.
Җиңүчеләр:
1нче урын - В.Г. Тимирясов исемендәге казан инновацияләр институты студентлары Юлия Сичевская, Карина Халеева;
2нче урын - Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Нурислам Губаев, Алинә Зәкирова;
3нче урын - Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Алинә Алтынбаева, Рәнис Хафизов.
1-2нче декабрьдә Халыкара сервис көллиятендә "Осетин пироглары пешерү" юнәлеше буенча сайлап алу туры узды. Ярышларда Актаныш технология техникумы, Арча агросәнәгать көллияте, Казан кооперация институты, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Норлат аграр техникумы, Сарман аграр көллияте, Баулы аграр көллияте һәм Халыкара сервис көллияте студентлары катнашты.
Җиңүчеләр:
1нче урын - Халыкара сервис көллияте студенты Алик Караханян;
2нче урын - Халыкара сервис көллияте студенты Аделия Вальшина;
3нче урын - Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Зөхрә Әхмәдуллина.
6-7нче декабрь көннәрендә Бөгелмә машина төзү техникумында "Инженер дизайны CAD (САПР)" юнщлеше буенча ярышлар узды.
Чемпионатта дүрт һөнәри белем бирү оешмасыннан җиде студент катнашты: Бөгелмә машина төзү техникумы, В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият (Яр Чаллы), КМТТУ-КАИ Әлмәт филиалы, Әлмәт һөнәри көллияте.
Җиңүчеләр:
1нче урын - Бөгелмә машина төзү техникумы студенты Мәрьям Хафизова;
2нче урын - Бөгелмә машина төзү техникумы студенты Вячеслав Чернышов;
3нче урын - В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият студенты Станислав Джуманязов.