Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының сайлап алу этаплары уза

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча сайлап алу этабы Казан радиомеханика көллиятендә 14-16нчы декабрьдә узачак. 

Ярышларда Казан энергетика көллияте, әлмәт һөнәри көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте, Казан милли фәнни-тикшеренү университеты каршындагы Инженер лицее һәм Мәгълүмати технологияләр көллияте студентлары һәм Казан электротехника заводының яшь белгечләре катнашачак. Исегезгә төшерәбез, чемпионат кагыйдәләре буенча, ярышларда студентлар да, яше 23кә җитмәгән укуын тәмамлаган белгечләр дә катнаша ала. Сайлап алу турын уздыру максаты - WorldSkills Russia – 2017 чемпионатында катнашу өчен иң яхшы хәзерлекле сәләтле яшьләрне барлау.

Жюри рәисе -   КМТТУ-КАИ Радиоэлектроника һәм телебагланыш институты директоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор Гадел Нәдиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International