Кышкы каникул көннәрендә Татарстан укучыларына күңелсез булмаячак

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

13нче декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кышкы каникуллар ваытында республика шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары уздыруга багышланган брифинг үтте.

Брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Иҗтимагый Палатсы рәисе Анатолий Фомин, Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, Казан шәһәре Башкарма Комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чыгыш ясадылар.

Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, чараларны уздырганда аерым игътибар социаль яктан якланмаган катламга: мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга һ.б. юнәлтеләчәк.

Владимир Леонов Яңа ел алдыннан узучы иң мөһим чараларның берсе турында сөйләде: "Бу елны Республика чыршы бәйрәме 25нче декабрьдә Татнефть-Аренада уздырылачак. Анда 7 000 җылачак, аларның 3 000 - муниципалитет вәкилләре. барлык катнашучылар да - төрле бәйгеләр җиңүчеләре һәм социаль яктан якланмаган балалар".

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырулучы чаралар.

Министрлыкның гомуми белем бирү идарәсе үткәрүче чаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International