БДИ-2917: информатикадан имтиханга әзерләнү

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр бастыруны дәвам итәбез.

Информатика һәм МБТ буенча дәүләт имтиханына әзерләнүне фәнне мәктәптә өйрәнү белән параллель алып барырга кирәк.Һәр өйрәнелгән темадан соң күрсәтү юрамасынна һәм БДИ-ның ачык биремнәреннән шул темага туры килүче биремнәрне эшләп кую файдалы булыр.

Һәр теманың нинди биремнәргә туры килүен белү өчен, ПҮФИ сайтында бастырылган кодификаторларны  http://new.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory  анализлау мәслихәт.Шулай ук имтихан эшенең гомумиләштерелгән планы белән танышу да кирәк. Аерым игътибарны һәр биремнең авырлык дәрәҗәсенә һәм аны чишү өчен тәкъдим ителгән вакытка юнәлтү киңәш ителә.

Информатикадан имтиханда күп баллны укучылар программалаштыру буенча биремнәрне чишеп алалар. Алгоритмнар һәм программаларның өлешләре программалаштыруның биш телендә китерелә, алар бер төрле. Программалаштыру теленең синтаксисын белү түгел, ә алгоритмнарны укый, башкару һәм анализлый белүне тикшерә.

Шул ук вакытта мәктәп информатикасы программалаштыру белән генә чикләнми. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен математика мантыйгы нигезләрен, мәгълүматны кодлаштыру теориясен һ.б. белү кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International