Казан-Экспода 2018нче елда WorldSkills Россия Милли чемепионаты узачак

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

2018нче елда әлегә төзелеп кенә килүче Казан-Экспо күргәзмә комплексында   эшче һөнәрләр арасында WorldSkills Россия Федерациясе Милли чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан командасының Россия җыелма командасы составында EuroSkills-2016 бәйгесендә катнашуына һәм командаларның WorldSkills ярышларына әзерләнүенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

"Без 2018нче елда Казан-Экспо базасында Россия чемпионаты уздырырга планлаштырабыз. Бу вакытка 100 мең кв. м якын ябык бина әзер булачак, моннан тыш 60 мең кв. м ачык мәйдәнчык та булдырылачак",- дип  хәбәр итте Андрей Поминов.

Моннан тыш, инде 2017нче елның язында ук Казанга дөнья чемпионатына әзерлекне бәяләү өчен WorldSkills комиссиясе киләчәк.

"Тулаем алганда, беренче килүләрендә комиссия безнең әзерлектән кәнәгать калган иде. Логистика буенча сораулар булмады, инфраструктура буенча да зур сораулар чыкмады. Күргәзмә комплексы турында сораулар килеп чыкты, әмма, Айрат Ринаович әйткәнчә, без график буенча барабыз",- дип белдерде Андрей Поминов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International