Муниципаль берәмлекләр бу максаттан акчаларны үз финанс мөмкинлекләренә карап үзләре бүләләр. Татарстан - балалар өчен бушлай Яңа ел бүләкләренә акча бүлеп бирүче аз санлы төбәкләрнең берсе. Муниципалитетлар ел саен моның өчен өстәмә финанслар табалар. Республика бюджетыннан акчалар социаль яклауга мохтаҗ балаларга бүләкләр өчен генә бүленә. Бу елны 13,5 мең балаг бүләкләр сатып алырга 8,3 млн сум акча тотылачак.
- Бу - ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, балалар йортында һәм балигъ булмаган балалар өчен максуслаштырылган оешмаларда тәрбияләнүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Алар өчен бүләк бәясе 621 сум 30 тиен тора. Бүләккә шоколад, конфет, карамель, печенье кебек баллы әйберләр бирү кидәш ителә. Шулай ук яңа ел уенчыгы бирергә дә мөмкин,- дип сөйләде мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
Республика бюджеты исәбеннән сатып алынган бүләкләр министырлыкларга караган оешмалар арасында бүленә. Мәсәлән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 795 социаль приют, балалар йорты һәм интернатта тәрбияләнүчегә бүләк бирәчәк.