«Электромонтаж эшләре» компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар - 2017" (WorldSkills Russia) региональ чемпионат өчен сайлап алу этаплары бара

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

2016нчы елның 13нче декабрендә Казан энергетика көллиятендә «Электромонтаж эшләре» компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар - 2017" (WorldSkills Russia) региональ чемпионат өчен сайлап алу этаплары башланды.

Энергетика көллияте - "Россиянең 100иң яхшы урта һөнәри белем бирү йорты" бәйгесенең "Европа сыйфаты" Алтын медале" номинациясендә җиңүче. 

Ярышларда Казан энергетика көллияте, Әлмәт һөнәри көллияте, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы,Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск политехника көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте, Түбән Кама нефтехимия көллияте, Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һ.б. катнашачак.

Төбәк ярышларында җиңүчеләр WorldSkills Russia – 2017 чемпионатында катнашачаклар.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан энергетика көллияте директоры Наил Зарипов һ.б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International