Казан педагогика көллияте 140 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Казан педагогика көллияте үзенең 140 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилеен уңаеннан оештырылучы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов  катнаша.

Белешмә өчен. 1876нчы елның 1нче гыйнварында Казан татар укытучылар мәктәбенә нигез салынган.

ХХ гасыр барышында уку йортының атамасы күп мәртәбә үзгәрә:

1921нче елның 15нче декабреннән - Казан татар педагогика техникумы;

1937нче елның 7нче гыйнварыннан - Казан педагогика училищесы;

1939нчы елдан - читтән торып уку педагогика училищесы;

1961нче елдан - Казан педагогика училищесы;

1995нче елны  Казан педагогика училищесы Казан педагогика көллиятенә әверелде.

2014нче елның сентябрендә Казан педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы педагогик кадралар әзерләү Ресурс үзәге ачылды. 

Көллияттә төп һөнәри укыту программалары буенча эшчәнлек бара: "Мәктәпкәчә белем бирү", "Башлангыч сыйныфларда белем бирү", "Яраштырулы физик культура", "Гамәли информатика". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International