Чуаш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадалары

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

 2016 нчы елның 12-14 декабрь көннәрендә “Дуслык” мәгариф- сәламәтләндерү  үзәгендә чуаш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча  республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.  Әлеге чарада Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларыннан 77  укучы, 22 туган тел укытучысы катнашты.   Жюри  составында Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Элдан килгән тел белгечләре - галимнәр эшләде.

Жюри карары нигезендә чуаш теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Чүпрәле, Аксубай  районнары һәм Түбән Кама шәһәре укучылары җиңеп чыкты, мари теле һәм әдәбияты буенча – Минзәлә һәм Әгерҗе районнары укучылары, мордва теле һәм әдәбияты буенча – Бөгелмә һәм Тәтеш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча – Әгерҗе һәм Балтач районнары укучылары беренчелекне яулады.

Туган телләр буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Чуашия, Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовия республикалары мәгариф министрлыклары арасындагы хезмәттәшлек турында төзелгән килешүләр нигезендә 2017 нче елда  төбәкара олимпиадаларда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International