Татарстанда «Яшь профессионаллар» WorldSkills эшче һөнәрләр республика чемпионатына сайлап алу этаплары дәвам итә. Милли эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында JuniorSkills стандартлары буенча сайлап алу чемпионатлары да бара.
14нче декабрьдә сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатта «Лаборатор һәм химик анализ» юнәлеше буенча «Яшь профессионаллар» JuniorSkills эшче һөнәрләр республика чемпионаты өчен сайлап алу туры узды. Анда Татарстанның сигез районыннан 12 команда катнашты.
Ярышлар ике категориядә узды: 10+ (10-13 яшьлек балалар арасында) һәм 14+ (14-18 яшьлек балалар).
Бәйгедә укучылар азык-төлек өстендә аналитик тәҗрибә ясадылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
10+ категориясендә
1. Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернат (Котов Дмитрий, Шабернев Федор (педагог Ефимова Л.В.).
2. КМТТУ-КАИ сәләтле балалар өчен Инженер лицее (Зайнуллин Марат, Синтирев Даниэль (педагог Чентаева А.Н.).
14+ категориясендә
1. Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернат ( Нуруллина Диана, Назыпова Аделина (педагог Франова Е.В.).
2. Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернат (Порванова Евгения, Россомахин Руслан (педагог Ефимова Л.В.).
3. КМТТУ-КАИ сәләтле балалар өчен Инженер лицее (Галеев Альберт, Николаева Арина (педагог Чентаева А.Н.).