Рособрнадзор: борчылырга кирәкми, тикшерү эшләре аттестатка йогынты ясамый

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Интернетта 11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен (БТЭ) гамәлдән чыгару өчен имзалар җыю дәвам итә. Берничә петиция бар, аларның берсе астында инде 10 меңнән артык кеше кул куйган. Яшүсмерләр форумында яңалыклар турында кызып фикер алышалар, ата-аналар һәм укытучылар балалары өчен борчыла, алар хәзер БТЭ-га әзерләнү, киләчәк белгечлектә кирәк булмаячак фәннәрне (БДИ бирәсе булмаган) искә төшерү өчен күп вакыт сарыф итәчәкбез дип саныйлар. 

Рособрнадзорда Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен аттестатка билге төшергәндә исәпләмәскә киңәш итәләр һәм куркырга сәбәп юк диләр. Болар турында тулырак - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев "Россия сегодня" агентлыгы хәбәрчесе Анастасия Мельниковага биргән интервьюда.

-Ни өчен мәктәпләрдә биш төп булмаган предмет буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) кертелә?

-Ни өчен без БТЭ кертәбез? Ни өчен без химия яисә биологиядән барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да, шул исәптән үзләрен гуманитарий дип атаучыларның да тикшерү эшләрен язуын телибез? Аларга яшәешне авырайту өчен түгел. Бу мәктәптә белем бирүнең нинди халәттә икәнен белү өчен эшләнә. БДИ монда күрсәткеч була алмый, чөнки имтиханны сайлаган бала  аны әйбәт язу өчен өстәмә шөгыльләнәчәк. Аларның нәтиҗәс - мәктәп һәм укытучы эше нәтиҗәсе генә түгел. БТЭ бу очракта дөресрәк индикатор булачак.

Хәзер мәктәпләр БДИ яки ДЙА-9 га кермәүче предметлар буенча укучыларның белемнәрен үзләре тикшерәләр, контроль эшләр уздыралар. Биремнәрне алар үзләре булдыралар. Биремнәрнең авырлык дәрәҗәсен, ничек төзелүен, тикшерелүен беркем дә күзәтми.

БТЭ кертеп, без мәктәпләргә бердәм бәяләү системасы тәкъдим иттек. Ә фдераль һәм төбәк мәгариф органнары, мәктәпдиректорлары һәм, иң мөһиме, ата-аналар балаларны мәктәптә нәрсәгә өйрәтә алганнар - шуный турыда чын мәгълүмат алачаклар.

Дәвамы монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International