Татарстанда Республика Юнармия Җыены узачак

2016 елның 17 декабре, шимбә

16-17нче декабрьдә "Патриот" яшьләр өчен спорт-патриотик һәм призывка кадәрле әзерлек республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесында II республика Юнаримиячеләр җыены узачак. Чарада хәрәкәт активистлары, "Юнармия"нең муниципаль штабы җитәкчеләре һәм район мәгариф идарәсе җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашачак.

17нче декабрьдә Казан югары хәрби танк училищесында яшь Ватан сакчыларына инфраструктура, хәрби техника һәм корал күрсәтеләчәк. Барлык кунаклар да ату кораллары күргәзмәсен, училищеның хәрби даны музеен күрә алачаклар.

Җыенны йомгаклап "Россиягә дан!" тантаналы концерты оештырылачак. Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгы, РТ Хәрби комиссариаты һ.б. катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International