Укучылар арасында геологик кейслар чишү буенча I геология чемпионаты 17нче декабрьдә Казан федераль университетытының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында узды.
Ярышларда муниципаль районнардан һәм Казан шәһәреннән 12 команда катнашты.
Өлкәннәр төркемендә КФУның IT-лицееннан «Ферсман» командасы, ә кечкенәләр арасында Казанның 7нче мәктәбеннән «Силур» командасы җиңү яулады.