Мәскәүдә "Юнармия" хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конференция узачак

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

20-22нче декабрьдә Мәскәүдә  "Юнармия" хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча узачак конференциядә Татарстан делегациясе дә катнашчак.

"ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең төбәк штаблары җитәкчеләре өчен "ЮНАРМИЯ-2020" төркемнәрендә белем алу программасы һәм проект эше каралган.

Юнармиячеләр өчен чаралар "Патриот" паркы территориясендә узачак.

2016нчы елның 22нче декабрендә Мәскәү Хөкүмәте бинасында Төп штабның киңәйтелгән утырышы һәм "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең 2016нчы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017нче елга эш планы" темасына пленар утырыш уздыру каралган.

Конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, "Юнармия" хәрәкәтенең Татарстан Республикасы штабы җитәкчесе Александр Бородин катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International