Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" фестивале

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның Үзәк стадионы футбол-җиңел атлетика мәйданында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" фестивале уздырылды.

Фестивальнең төм максаты һәм бурычлары:

- яшьләргә рухи һәм физик тәрбия бирү;

- ХСӘ һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;

- сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кертелүче ХСӘ комплексы кысаларында укучыларга алдан тест уздыру.

Ярышларда Казанның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләр катнашты: 172нче мәктәп һәм Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат.

Фестиваль спорт ярышларында катнашуга мәхәббәт тудырырга һәм аны үстерергә омтыла.

Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм яңа ел бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International