2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның 16 пилот мәктәбе физик культура укытучысына "Физик культура" юнәлеше буенча "Гольф белән шөгыльләнүдә заманча технологияләр" программасы буенча яңадан һөнәри хәзерлек үтү турында дипломнар тапшырылды.
Физик культура укытучылары 250 сәгать укыдылар. Дәресләр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, проект агымдагы елның сентябрендә гамәлгә кертелде.