2016нчы елның 22нче декабрендә «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә "Мәгариф һәм шәхес: үсү зоналары төрлелеге. Л.С. Выготскийга 120 яшь тулуга багышлап" фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Чараны оештыручылар - Мәагрифне үстерү федераль институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Социаль-гуманитар белем бирү үзәге һәм Сербия психологлары берлеге.
Пленар утырышта conf.csgo-kazan.ru Россия һәм чит ил галимнәре катнашты.
Конференциядә Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан, Санкт-Петербург, Ульяновск, Киров, Мәскәү, Долгопрудный шәһәрләреннән, шулай ук Сербия, Корея һәм АКШтан килгән кунаклар катнашты.
Пленар утырыш кысаларында "Мәктәп психология һәм педагогика хезмәте" республика бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары, Социаль-гуманитар белем бирү үзәгендә уку мөмкинлеге бирүче сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр түбәндәге оешмаларга тапшырылды:
Чситай шәһәренең 3нче гимназиясе психология-педагогика хезмәте (3нче урын, җитәкче - Татьяна Шумилова);
Түбән Кама районы Кама Аланы аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 2нче мәктәп психология-педагогика хезмәте (2нче урын, җитәкче - Валентина Сарабарова);
Казан шәһәре Идел буе районының 6нчы гимназиясе психология-педагогика хезмәте (1нче урын, җитәкче - Людмила Овчинникова).