Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Уку йортын бәйрәме белән котларга күп санлы кунаклар килде.
Техникум директоры Илдар Фәткуллов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, район башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Любовь Митрофанова техникумны юбилее белән котладылар.
Техникум хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Тәтеш муниципаль районыннан бүләкләр тапшырылды.