Утырышта АҮСК (ЦСКА) җитәкчесенең беренче урынбасары, спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Светлана Хоркина, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Игорь Михеев, Россия Федерациясе Хәрби көчләр шәхси составы белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Цыганков, "Россия укучылары хәрәкәте" башкарма директоры Алиса Крюкова һ.б. катнашты.
Юнармия хәрәкәтен үстерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима тәкъдим итте.
Утырышта 2016нчы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2017нче ел өчен план расланды.