2025 елга кадәр Татарстанда мәктәпләр төзелеше буенча кабул ителгән программа нигезендә 38 яңа мәктәп төзелүе планлаштырыла. Бу хакта журналистларга йомгаклау конференциясендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрнең 11е иске мәктәпләрне бетерү максатларында төзелсә, калганнары исә, ягъни 27се, балаларның икенче сменада укуын бетерү өчен сафка бастырылачак.Энгель Фәттахов хәзергә республикада 8-8,5 процент баланың икенче сменада белем алуын әйтте. “Елдан-ел балалар бакчаларыннан соң килүче балалар саны арта. 2020 елга укучыларның 70 меңгә артуы көтелә, шуңа күрә мәктәпләр төзергә туры киләчәк”, - дип белдерде ул.
(7).jpg)
Быел башкарылган эшләргә килгәндә, министр тагын 145 мәктәпнең капиталь төстә ремонтлануын әйтте. Аның әйтүенчә, бу программа буенча барлыгы 780 мәгариф учреждениесе төзекләндерелгән, аларның 717 – гомуми белем бирү мәктәпләре, калганнары – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. Энгель Фәттахов мәгариф учакларын капиталь ремонтлауга ел саен 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә 20 ресурс үзәге булдырылган. Министр әйтүенчә, мондый үзәкләргә ел саен 670 млн сум акча бирелә. Ресурс үзәкләре өчен җиһазлар алуга 110 млн сумга якын акча юнәлдерелә.
Татарстанда педагогик югары уку йортларына максатчан кабул итү мәсьәләсе өстенлекле санала. “Башлангыч этапта мәктәп эскәмиясеннән 400гә якын кешене кабул иттек. Әмма конкурслар барышында без беренче тапкыр 183 педагогны максатчан кабул итәбез. Бу студентлар уку елы дәвамында ай саен 15 әр мең сум стипендия алачак. Вузны тәмамлагач, алар мәҗбүри рәвештә үзенең муниципаль районнарына кайтырга тиеш булачак. Моны конкрет мәктәпләр өчен максатчан төстә кадрлар әзерләү буенча яхшы перспективалы проект дип саныйбыз”, -дип белдерде мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Министр киләсе елга да максатчан кабу итү буенча конкурс игълан ителгәнен әйтте. “Былтыр беренче мәртәбә педагогик вузларны тәмамлаучыларны сертификацияләдек. Бу Казан федераль университеты һәм Яр Чаллының педагогика университеты. Беренче тапкыр үткәрелгән сертификациянең нәтиҗәләре төрле булды. Киләсе елга барлык чыгарылыш укучылары өчен бу мәҗбүри рәвештә планлаштырыла. Башта безнең чыгарылыш укучылары контроль-үлчәү материаллары буенча БДИ тапшырачак. Бу аларның методик юнәлеш буенча ни дәрәҗәдә әзерлекле булуын күрсәтәчәк”, – дип сөйләде Энгель Фәттахов.
(6).jpg)
Министр сүзләренә караганда, вуз тәмамлап, сертификат алучылар “Наш новый учитель” грантына дәгъва кыла ала. Бу ай саен төгәл фән буенча 10 мең сум, калган гуманитар предметлар буенча 7,5 мең сум. “Бу яшь мөгаллимнәр өчен хезмәт хакына яхшы өстәмә акча. Бу программа буенча 3 меңгә якын яшь укытучы белем бирү оешмаларына килде”, - диде ул.
Моннан тыш, Энгель Фәттахов беренче тапкыр безнең укытучыларның “Укытучы-остаз”, “Укытучы-эксперт”, “Укытучы-мастер” номинацияләрендә грант алганын әйтте. “Бу да хезмәт хакына өстәмә акча. Эксперт укытучылар 10 мең сумга кадәр, остаз укытучылар 7 мең сумга кадәр, укытучы-осталар 5 мең сумга кадәр алды. Бу безнең укытучыларга сыйфатлы белем таратуга стимул бирәчәк”, - дип саный Энгель Фәттахов.