"Яхшылык ярминкәсе" хәйрия акциясе Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә 2016нчы елның 21нче декабрендә узды.х Чарага әзерләнү вакытында укучылар белщн Россия хәйриячелеге гореф-гадәтләре, Анжела Вавилова фонды турында сөйләшүләр оештырылды, эшләнмәләр ясау өчен бизәү-гамәли иҗат юнәлеше сайланды. Ярминкәдә катнашу өчен ата-аналар һәм иҗади түгәрәк җитәкчеләре чакырылды.
"Яхшылык ярминкәсе" хәйрия акциясе балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, шәхестә эстетик культура формалаштыру максатыннан уздырыла.
Ярминкәдә укучылар үзләренең иҗади эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.