Татарстан укучылары Кремльдә Бөтенроссия чыршы бәйрәмендә катнашып кайттылар

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

2016нчы елның 26нчы декабрендә Дәүләт Кремль сараенда илебезнең төп чыршы бәйрәме узды. Анда бөтен Россиядән 6000 меңнән артык бала катнашты.

Бәйрәмгә предмет олимпиадалары һәм бәйгеләр җиңүчеләре, балалар йорты һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, "Куркынычсыз тәгәрмәч" бөтенроссия яшь юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары бәйгесе җиңүчеләре-юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм саклау буенча Европа бәйгесе призерлары, International Youth Robot Competitin-2016 Халыкара робототехника буенча ярышларда җиңү яулаган "Кванториум" балалар технопаркы укучылары чакырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре белән балаларны Россия Федерациясе Президенты исеменнән РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков тәбрикләде, сәламләү сүзе белән шулай ук Мәсәү профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Наталья Свиридова чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International