Биологиядән имтиханга әзерләнүне биремнәр кодификаторын http://new.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory анализлаудан башларга кирәк. Төм тематик блокларны ачыклагыз һәм үзегезнең бу темалар буенча белемегезне бәяләгез.
Әзерләнү вакытында башта теманы кабатлагыз,дәреслектәге сорауларга җавап бирегез, тематик биремнәрне эшләгез."Гомуми биология" бүлеге буенча биремнәр имтиханның 70% тәшкил итә. Шуңа да, вакыт аз булган очракта нәкъ бу бүлекне яхшылап өйрәнү мәслихәт.
Аерым игътибарны цитолоия һәм генетикадан мәсьәләләр чишүгә юнәлтергә кирәк.
Боларга параллель рәвештә "Кеше һәм аның сәламәтлеге" бүлеген кабатлау да мөһим. Аеруча нерв системасы төзелешен, анализаторлар, аларның функцияләре һ.б.
БДИ биремнәренең ачык банкын кулланыгыз. Анда имтиханда тикшерәләчәк бөтен темалар буенча да биремнәр бар.