Казанда сәләтле балалар өчен махсус мәктәп директорларының республика җыелышы узды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2016нчы елның 27нче декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры-мәгариф һәм фән министры урынбасары Энгель Фәттахов катнашында  сәләтле балалар өчен махсус мәктәп директорларының республика җыелышы узды.

Җыелышта интернат тибындагы махсус мәктәп җитәкчеләре, аларның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сәләтле балалар белән эшләү буенча махсус мәктәпләрнең эшчәнлегенә йомгак ясады.

Энгель Фәттахов үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүнең мәгариф системасындагы иң мөһим тармакларның берсе булуын искәртте. Сәләтле балалар өчен махсус уку йортлары, өстәмә белем бирү оешмалары булдырыла, интеллектуаль, иҗади, спорт ярышлары уздырыла, җәйге һәм кышкы каникуллар вакытында махсус мәктәпләр оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International