Татарстанда яңа ел яллары чорында уздырылган чараларга нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 10нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Брифингта Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлиева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Әбзалов, ТР янгын буенча баш инспекторы Сергей Сергеев катнашты.
"Яңа ел каникулларында Татарстанда 367 мәктәп яны лагере эшләде, анда, гомумән алганда, 13 меңнән артык бала ял итте",- дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Бщйрщмнщр вакытында Татарстанда 180 спорт-сәламәтләндерү мәйданчыгы оештырылган. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.