БДИ-2017дә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү федераль хезмәте БДИ-2017дә катнашу өчен гаризаларның 1нче февральгә кадәр кабул ителүе турында искәртә. Гаризада укучы БДИ тапшырырга планлаштырылган барлык предметларда язылган булырга тиеш.

Ике имтихан - рус теле һәм математика - агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Бу предметлардан имтиханны уңышлы тапшыру урта белем турында аттестат алу өчен кирәк.

 

Башка предметлар буенча имтихан укучы теләге буенча бирелә. Алар укуын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен мөһим.

 

Агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаларны үз мәктәпләренә тапшыралар. Мәктәпне башка елларда тәмамлаганнар гаризаны яшәү буенча мәгариф бүлеге идәрәсенә тапшыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International