Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2017 елның 9 -13 гыйнварендә “Сәләтле балалар белән эшләүнең эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләү. Укучыларның рус теле, математика, физика һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга әзерләү системасын камилләштерү” дип аталган республикакүләм семинарның икенче этабын үткәрә.
Семинар программасы хәзерге белем бирү системасын яңарту заманында укытучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлддерелгән. Дәресләр гамәли юнәлештә алып барыла, монда Россиякүләм һәм Халыкара олимпиада дәрәҗәсендәге биремнәр чишү оештырыла. Практикумнарны ТР МҮИ, КФУ, КМТТУ-КАИ, КДМУ, Казан шәһәренең 131 лицей укытучылары, шулай ук төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучылар, Россиякүләм һәм Халыкара олимпиадаларда җиңгән студентлар үткәрә.