2017нче елның 12нче гыйнварында «ФДББСын тормышка ашыру шартларында база мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары эшчәклегенең төп юнәлешләре» программасы буенча Татарстан Республикасы база мәктәплэре директор урынбасарларының квалификациясен күтәрү кысаларында Татарстан Рспубликасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов белән очрашу узды.
Очрашуда Энгель Фәттахов Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүдә төп максат һәм бурычларны билгеләде. Ул хәзерге вакытта республикада педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү оешмалары өчен квалификация дәрәҗәләре тагын да югарырак булган кадрлар әзерләү һәм җәлеп итү мәсьәләләренең мөһимлеген искәртте.
Энгель Фәттахов кешелек капиталы үсешенең югары әзерлекле педагогик кадрларга бәйлелеген ассызыклады. Укучыга белем һәм тәрбия бирүдә мәгариф оешмалары тулысынча жаваплы булуын искәртте.
Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгытуга, заманча проектларга, укытучыны һөнәри яктан үстерүгә һәм стимуллаштыруга зур игътибар бирә. Мәгариф хезмәткәрләренең бурычы – үзенең һөнәри үсешен камиллштерү өстендә эшләү.
Очрашу барышында министрга директор урынбасарлары тарафыннан тәрбия эшенә, мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләүгә, бер сменалы укытуны оештыруга кагылышлы һәм башка көнүзәк мөһим сораулар бирелде.