ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Фиксики"/"Фиксиләр" мультсериалын татарчага тәрҗемә итте

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фиксиләр" мультипликацион сериалын тәрҗемә итте. 

Дубляжны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Халкыбыз мирасы" компаниясе әзерләде. Мультсериалның 60 сериясен дә безнең сайтта карарга мөмкин.

Белешмә өчен. "Халкыбыз мирасы" компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Простаквашинодан өчәү", "Бәләкәч һәм Карлсон", "Винни-Пух", "Арыслан һәм Ташбака", "Унике ай", "38 попугай", "Крокодил Гена", "Чебурашка", "Гав исемле мәче баласы" һ.б. мультфильмнарга татарча тавыш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International