2017 нче елның 16нчы гыйнварында Казан дәүләт аграр университетында "Аграр профильле һөнәри белем бирү йортларында укыту хуҗалыклары торышы һәм үсеше перспективалары" темасына һөнәри белем бирү йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
.jpg)
Укыту программасы кысаларында уку нәтиҗәлелеге өчен ике төркем оештырылды. Кереш лекция "ТР авыл хуҗалыгы инновацион үсеше шартларында җир эшкәртү өлкәсе проблемаларын чишү һәм нәтиҗәлелеген үстерү" темасына багышланды.
.jpg)
Курсларны йомгаклап, һөнәри белем бирү йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре "Укыту-тәҗрибә хуҗалыгында җир эшкәртү системасы" темасы буенча проектлар яклаячаклар. Проектларга бәя бирүче комиссия составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, икътисад фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрәхманов һ.б.