2017нче елда җәйге яллар вакытында оештырылачак чаралар программаларын яклау нәтиҗәләре

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017нче елның 10-13нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017нче елда оештырырга планлаштырылган балаларның җәйге ялы программалары проектларын яклауны оештырды.

2017нче елда 16 профильле балалар ялы программасы оештырырга плнлаштырыла: сәламәтлеге чикләнгән баллар өчен "СЯР планетасы"/«Планета ЗОЖ» һәм "Шифа", сәләтле балалар өчен "Кредо", "Олимп" һәм "Озарение", «Speak and study» һәм «Билингва» телләр өйрәнү программалары, экологик-биологик юнәлештәге "Ноосфера" программасы, техник һәм һөнәри юнәлештәге "Яшь техник", "Юниорлар чемпионаты", иҗади юнәлештә "КВН", "Кино мәктәбе", туристик юнәлештә "Яшь турист", "ЮНАРМИЯ" патриотик сменасы, "Бердәм команда бул"/«Стань одной командой (СОК)» һәм "Яңа юл ач"/«Даешь новый курс (ДНК)» мәктәп һәм студентлар хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтү программалары.

Программаларны милли мәгариф идарәсе (тел һәм милли-мәдәни юнәлештәге 7 программа), республика олимпиада үзәге белән берлектә гомуми белем бирү идарәсе (23 программа), республика дәрестән тыш эшләр үзәге белән берлектә балаларга өстәмә белем бирү бүлеге (11 программа), опека һәм попечительлек бүлеге тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International