ТНВ телеканалының “Белем дөньясы” тапшыруының чираттагы чыгарылышы шимбәгә күчерелә

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән "Татарлар" тапшыруы кысаларындагы интервьюны 20нче гыйнвар көнне 19.00дә, ә "Белем дөньясы" тапшыруын 21нче гыйнвар көнне 17.30 да карагыз.

"Белем дөньясы" мәгълүмати-аналитик тапшыруы мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару  һәм тагын  күп темаларны яктырта.

Тапшыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнә.

“Белем дөньясы”  тапшыруын  ТНВ каналында һәр җомга кичке сәгать 7 дә карагыз. Тапшыру киңкатлам тамашачыларга  исәпләнгән  һәм педагогик оешмаларның гына түгел, ә ата-аналарның да теләк -тәкъдимнәрен игътибарга ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International