Авиация тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә 2017нче елның 19нчы гыйнварында Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсендә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Киңәшмә П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллиятендә авиация тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.
Җыелышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе вәкилләре катнашты.
П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте һәм Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсенең хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.