Татарстанда техникумнарның һәр унынчы студенты WorldSkills мәктәбен үтте

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда көллият һәм техникумнарның һәр унынчы студенты WorldSkills мәктәбен үтте. Эшче һөнәрләрнең 1-3 февральдә узачак республика чемпионатына сайлап алу этапларында 5 меңнән артык үз эшләренең осталары булачак яшьләр катнашкан. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимирхан Алишев сөйләде.

Эшче һөнәрләрнең республика чемпионаты Worldskills Татарстан җыелмасының төп өлешен туплаячак һәм ул быел Краснодарда 15 марттан 3 апрельгә кадәр WorldSkills Russia ил этабында, аннан, мөгаен, 14-19 октябрьдә Абу-Дабида дөнья беренчелегендә төбәкне тәкъдим итәчәк. Компетенцияләр арасында бүгенге көндә үз эшчәнлеге белән эшче һөнәренең абруен күтәрә торган юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре һәм зәркәнчеләр, кондитерлар һәм проектлаштыручылар – барысы да бар.

Республика чемпионатында компетенцияләрнең төгәл саны расланды – 75. Алдан WorldSkills Russia матбугат хезмәте 79 юнәлеш турында хәбәр иткән иде. Чемпионатны уздыруда Казан ярминкәсе – ул сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү буенча 27 компетенцияне кабул итәчәк, Казан төзелеш көллияте – анда 15 компетенция каралган, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы – биредә ИТ-блокның 9 компетенциясе булачак, төп мәйданнар булып торачак. Татарстанда һәр юнәлеш буенча әзерлек эшләре туры финиш сызыгына чыкты.

«Безнең өчен WorldSkills чемпионаты – бу конкурсантларны әзерләү генә түгел, ә бик зур профориентация чарасы да. Чемпионатта традицион рәвештә гомумбелем мәктәп укучыларының күбесе була. Быел 20 меңнән артык мәктәп укучысы чемпионат уздыру урынында булачак. Анда аларны экскурсоводлар каршылап, һөнәрләр турында сөйләячәк», – дип билгеләп үтте Тимерхан Алишев.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге директоры Эмиль Гобәйдуллин бер атна элек Татарстан Республикасының җыелма командасы беренче тапкыр җыелганын искә төшереп үтте. «Без егетләрне төбәк, дөнья чемпионатына әзерли башладык. Андый чемпионатлар аларга тәҗрибә тупларга, үзләрен ярыш режимында сынарга ярдәм итә», – дип җиткерде ул.

Фактта төбәк чемпионатында без барлык бәйге процедураларын сервис һәм хезмәт күрсәтүдә сынап карыйбыз, тәҗрибә киләсе елга ил чемпионатында, ә 2019 елда – Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатында кирәк булачак. Без инде киләсе елга "Казан Экспо" күргәзмә комплексы төзелеп бетеп, 2018 елда ил чемпионатының финалы дөнья стандартларына якын булган шартларда яңа мәйданда үтәр дип ышанабыз», – дип фикерләре белән уртаклашты Эмиль Гобәйдуллин.

«3 февральдә төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләгәннән соң федераль дәрәҗәдәге ярымфинал этабы башлана, – дип дәвам итте ул. – Алар 57 компетенция буенча үтәчәк. Татарстан Республикасы шуларның 55ендә катнашачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International