Бүген, 1нче февраль көнне Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылу тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
Ярышлар 1-3нче февральдә Казанда узачак. Катнашучылар 75 юнәлеш буенча көч сынашыр дип көтелә. Ярышлар үтәчәк төп мәйданчыклар:
- Казан ярминкәсе
- Казан төзелеш көллияте
- Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумы