2017нче елның 30нчы гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицеенда "Ел укытучысы-2017" Бөтенроссия бәйгесенең зона этапбы башланды. Беренчеләрдән булып бәйгедә Минзәлә, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чиремшән районнары һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре көч сынашачак. Катнашучылар ике номинация буенча ярыша: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артыграклар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар). Муниципаль этаполардан зона этабына барлыгы 19 мөгаллим сайлап алынды. Алар ачык дәресләрдә заманча технологияләрне куллану белүләрен, ФДБС ү-нан тайпылмыйча укыта белү сәләтләрен күрсәтәләр.
Киләсе зона этабы 1-2нче февральдә Арча районында уздырылачак. Анда Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара районнары мөгаллимнәре катнашачак.