Чаллыда XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы   шәһәренең 52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 2017 елның 27 нче гыйнварында күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырылды.

Педагогик укуларга республиканың төрле төбәкләреннән 400 гә якын эш кабул ителде. Эшләргә бәя Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре тарафыннан бирелде һәм финалга 80 укытучы чакырылды. Пленар өлештә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы   мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати методик  бүлек методисты Раиф  Зиннәтуллин,  Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары   Нәркиз   Кашапов,  Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннеголов, Татарстан Республикасы  мәгарифне үстерү үзәге татар теле һәм әдәбияты  кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова һәм Яр Чаллы шәһәре язучылары, педагогия университеты галимнәре катнашты.

Укуларның йомгаклау этабында 4 секция эше оештырылды. Йомгаклау турына узган һәр укытучыга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәсе тапшырылды.

 

Педагогик уку Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Яр Чаллы педагогия университеты белән берлектә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International