2017нче елның 30нчы гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләренең ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәкләре , Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге, балалар йортлары җитәкчеләре отчет докладлары белән чыгыш ясадылар.
Утырышта түбәндәге сораулар буенча чыгышлар тыңланды:
-"Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның эшчәнлеге һәм аларда ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыру турында" Россия Федерациясе Хакимияте карарының гамәлгә ашырылуы;
-балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр белән хезмәттәшлек итү;
-оешмаларны үстерү мөмкинлекләре.