Энгель Фаттахов математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләклиячәк

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы биңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.

Укучыларның предмет олимпиадасы балаларда иҗади сәләтне үстерү һәм фәнгә кызыксыну уяту максатыннан уздырыла.

Математика буенча олимпиадада барлыгы 300дән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International