Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф идарәсе башлыклары белемнәрен күтәрде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Санкт-Петербургның алга киткән инновацион мәгариф системасы Татарстан Республикасы педагоглар берләшмәсенә яхшы таныш.  Шәһәрнең мәгариф системасы белән танышу өчен, бу елның гыйнвар ахырында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлеге башлыклары Санкт-Петербургта стажировкада булды. Стажировка программасына төрле дәрәҗәдәге мәгариф объектларына бару, учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу, белем бирү оешмалары, Дипломнан соң педагогик белем бирү академиясе һәм шәһәрнең Мәгариф комитеты җитәкчеләре белән очрашу керә иде.

Санкт-Петербург Үзәк районының 171 нче гимназиясендә булу (директоры Т.П.Кибальник)

Санкт-Петербургның мәгариф системасында эшләүчеләр саны – 78840, аларның уртача яше – 45.

Барысы 1742 белем бирү учреждениесе, шуларның 742 – гомуми белем бирү учреждениесе. Барлык мәктәпләрдә дә укулар бер сменада алып барыла, башлангыч сыйныфларда – 5 көнлек, калган сыйныфларда 6 көнлек уку атнасы.

Санкт-Петербургта мәктәпләр рейтингы беренче тапкыр 2015 нче елда оештырыла, бу системага 5 төрле йомгаклау рейтингы кертелгән:

1. Гомуми күләмдә уку-укыту  нәтиҗәләре

2. Белем бирү өлкәсендәге югары нәтиҗәләр һәм уңышлыр

3. Белем бирү эшчәнлеген алып бару шартлары

4. Кадрлар белән тәэмин ителеш

5. Белем бирү оешмасы белән идарә итү

 

5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 87% өстәмә белем бирү системасында шөгыльләнә (туристик-туган якны өйрәнү, техник, табигать фәннәре, социаль-педагогик, физкультура-спорт һәм сәнгать юнәлешләре)

Төп һәм өстәмә белем интеграциясе. Шәһәрдә 431 (58%) өстәмә белем бирү бүлеге эшли.

Ел саен 30 меңгә якын педагогик хезмәткәр квалификациясен күтәрә, аларның 70% Дипломнан соң белем бирү академиясендә, 30% - шәхсиләштерелгән модель буенча 24 белем бирү оешмасында.

Инновацион эшчәнлек. РИПлар. Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары бәйгесе (2006 нчы елдан бирле оештырыла). Инновацион продуктлар бәйгесе (2006 нчы елдан).

Белешмә өчен. Петербург мәгариф форумы (2009 нчы елдан үткәрелә, 2017 нче елдан форум статусы – халыкара) – регионның мәгариф өлкәсендәге иң зур вакыйгасы. Форум мәгариф өлкәсендәге инновацион хәрәкәткә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне, регионара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү, мәгариф системасы үсеше стратегиясе мәсьәләләре буенча Россия регионнары һәм чит ил вәкилләре арасында  аралашу булдыру һәм  тәҗрибә уртаклашуны үзенең максаты итеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International