6нчы февральдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесе башлана.
Бәйгенең зона турларында һәр муниципаль берәмклектән өч тәрбияче катнаша, барлыгы 138 мөгаллим, шул исәптән дәүләтнеке булмаган белем бирү оешмаларында эшләүчеләр дә. Зона этаплары түбәндәге районнарда узачак:
Лениногорск районы - 6-7нче февраль
Яшел Үзән районы - 8нче февраль
Арча районы - 9нчы февраль
Тәтеш районы - 10нчы февраль
Яр Чаллы шәһәре - 13нче февраль
Түбән Кама районы - 14нче февраль
Балтач районы - 15нче февраль
Казан шәһәре - 16нчы февраль
Актаныш районы - 20нче февраль
Чистай районы - 21-22нче февраль.